Космос турында кызыклы фактлар
Җир планетасының табигый иярчене турында күп нәрсәне беләбез дип уйласак та, артык билгеле булмаган кызыклы һәм әһәмиятле фактлар бар икән әле.
1. Көнкүрештә хөкем сөрүче фикерләргә карамастан, Айның кире ягы караңгы түгел, ә күренмә ягы кебек үк Кояш белән еш яктыртыла.
2. Ай өслегендә «Аполлон-11» экипажыннан тыш (Нил Армстронг һәм Баз Олдрин) тагын 10 астронавт булып кайткан.
3. Ай экваторы өлкәсендә өслек температурасы көндезен +120 °С ка, ә төннәрен −170 °C ка җитә алса да, «землянка»да анда һәрвакытта да −50 °C саклана.
4. Ярты гасыр элек Ай карталарындагы дөнья яклары урыннары белән алмаша: көнчыгыш көнбатышка, ә көнбатыш көнчыгышка әйләнә.
5. Төнге күктә балкыган Ай безгә бик якты булып тоелса да, чынлыкта исә аның өслеге Кояш нурларын яңа җәелгән асфальт кадәр генә чагылдыра.
6. Айның кире ягында төннәр, безгә күренгән як белән чагыштырганда, караңгырак була (күренмә як күгендә һәрвакыт Җир «эленеп тора»).
7. Ай инде миллиард еллар елына уртача 3 см тизлек белән Җирдән ераклаша.
8. Айның поляр өлкәләрендә генә түгел, экватор туфрагында да каткан су табыла.
9. Ай өслегенең беренче карталары әле телескоп уйлап табылганчы ук төзелә.
10. Киләчәктә Ай термотөш электростанцияләре өчен ягулык буларак кулланылачак һелий-3-нең мөһим чыганагына әверелергә мөмкин.
Владимир Сурдин,
астроном, «Просветитель» премиясе лауреаты
Элементы большой науки сәхифәсеннән Ләйлә Миңнуллина тәрҗемәсе
Источник
Космоска сәяхәт.
занимательные факты по окружающему миру на тему
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kosmoska_seyahet.doc | 32 КБ |
Предварительный просмотр:
Максат:балаларның белемнәрен системлаштыру, космос турында белемнәрен тирәнәйтү, танып- белүчәнлеген үстерү.
Җиһазлау: глобус, космос иллюстрациясе, кечкенә һәм зур туплар.
Тәрбияче. Исәнмесез, кунаклар! Хәерле көн, балалар!
Хәерле көн сезгә,
Хәерле көн безгә.
Матур үтсен көнегез,
Көләч булсын йөзегез.
Балалар башкаруында җыр “Күңелле сәяхәт”.
Кешеләр электән үк күк җисемнәре (йөзе) кызыксындырган. Алар Галәмгә очу турында хыялланганнар. Галимнәр космик кораб уйлап тапканнар. Башта кешеләрне очыртырга курыкканнар. Шуңа күрә иң беренче булып галәмгә этләрне җибәреп караганнар.
Ул этләрнең исеме “Белка”, “Стрелка” булган. Алар Галәмнән исән-имин әйләнеп кайткач , кешеләр үзләре очканнар.
Иң беренче булып галәм киңлекләрен яулаган кеше –Ю.А.Гагарин. Шуннан бирле 12нче апрель һәр елны Космонавтика көне билгеләп үтелә.
Бакча баласы булсам да
Юрий Гагарин кебек
Очасым килә күккә.
Галәмнең барлык серләрен
Ачасым килә минем
Илебезнең батыр улы
Буласым килә минем.
Һәр көн шулай хыялланып
Карыйм мин күк йөзенә.
Чын космонавт булырмын-
Т. Космонавтлар – курку белмәс, кыю кешеләр. Балалар, мондый сыйфатларны кечкенәдән үк булдырырга кирәк. Ягез әле, бергәләп уен уйнап алыйк. Уен “Капма- каршысын әйт” дип атала.
Т. Балалар, космонавтлар нинди булырга тиеш икәнлеген белдек. Ләкин бу сыйфатларны үзебездә булдыру өчен , һәрвакыт физкультура, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Әйдәгез матур итеп басыгыз. Без хәзер физик күнегүләр эшләп алабыз.
Музыка яңгырый.Балалар физик күнегүләр ясыйлар.
Т. Йолдызлар күк йөзендә кечкенә генә нокта булып күренәләр, чөнки алар Җирдән бик еракта урнашканнар. Ә чынлыкта алар- Кояшка охшаган кайнар шарлар. Иң кайнар йолдызлар – зәңгәр йолдызлар. Балалар, әйдәгез, бер уен уйнап алыйк әле. Ул “Кайнар шар” дип атала.
Уенның барышы: Балалар түгәрәккә басалар. Тәрбияче “кайнар шарны” бер балага ата. Бала аны, тиз генә тотып алып, икенче балага ыргытырга тиеш була. Бала “кайнар шар”ны тота алмаса,калган балалар . йолдызы сүнде диләр. Бала уртага утыра. Уен соңгы “йолдыз” калганчы дәвам итә.
Т. Бик җитез, өлгер балалар икәнсез. Әйдәгез балалар тагын бер уен уйнап алабыз.Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табыгыз.
Төнлә калка, көндез ята. (ай)
Өй башына утырган, җир йөзен нур белән тутырган.(кояш)
Төнлә баксам, күк тулган , иртән баксам- юк булган.(йолдыз)
Т. Менә балалар минем кулда Ай. Нәрсә соң ул ай? Ай –Җирнең иярчене , анда һава да, су да юк. Ай өслеге тишкәләнеп беткән, чөнки анда метеоритлар төшә. Әйдәгез, Ай белән уен уйнап алыйк.
Балалар түгәрәккә басып, шигырь юллары кабатлыйлар.
Без Галәмгә очабыз,
Тулган Айны тотабыз.
Очкан чакта , болытларны,
Ак җилләрне кочабыз.
Бер бала, “Ай” тотып ,уртада йөри һәм саный башлый: “1,2,3,4,5- айны тотып ал! “Ай” ны ике бала арасына куя. Бу балалар икесе ике якка йөгереп китәләр. Кем беренче булып йөгереп килеп җитә , шул “Ай” ны тотып алырга тиеш була.
Т. Балалар, безгә төркемебезгә кайтырга вакыт җитте.Ләкин кайканчы тагын бер уен уйнап алыйк әле. Әйдәгез, “Метеоритны ватыйк” дигән уен уйнап алыйк әле. Метеоритлар алар зур тизлектә оча торган ташлар.
Уен барышы:Зал идәнендә кечкенә туплар өелгән. Бу туплар метеоритлар ролен үти. Балалар ике якка тезелеп басалар һәм зур тупны тәгәрәтеп кечкенә тупларга тидерергә тиеш булалар.
Менә балалар без космос турында бик күп яңалыклар белдек.Хәзер матур итеп басабыз һәм үз төркемнәребезгә кайтабыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
10га кадәр уңай һәм кирегә санауны, геометрик фигуралар турындагы белемнәрен,атна көннәре, ел әйләнәсендәге айларның эзлеклеге турында күзаллауларын ныгыту, кәгаз битендә ориентлашырга өйрәтүне дәвам .
Тема: «Космоска сәяхәт» (уртанчылар төркеме)Максат: Геометрик фигуралардан тугәрәк, квадрат, өчпочмакны.
Муниципаль белем бирү учреждениесе«Олы Әтнә балалар бакчасы » Проект эшчәнлеге.Тема: “Космоска очу” (Мәктәпкә хәзерлек.
Источник
Сабыем
Сценарий: “Безнең өчен – табышмак, космонавт өчен – туган як”
3-4 яшьлек балалар өчен
Бу чараны икенче кечкенәләр төркеменнән алып, ярыш формасында күңел ачу өчен алырга була.
Кешелек бик борыңгыдан күк, кояш, йолдызлар һәм ай белән кызыксынды. Кошларга карап, кешенең дә очасы бик килде. Шуңа күрә кешеләр кайчан да булса “очып китәм” дип хыялландылар. Космоска беренче кешене җибәрер өчен бик күп әзерләнергә туры килде. Менә без дә бу эшнең авырлыгына төшенербез. (Бу чараны ата-аналар белән дә үткәрергә була).
Беренче бирем. “Йолдыз санаучы” (“Звездочёт”).
Менә сезгә йолдыз санаучының киеме һәм лазер. Сез башта киенәсез, ә аннары лазер алып түшәмдәге әнә теге “йолдызны” кызыл тап белән билгеләргә тиеш. Карагыз, башта мин сезгә күрсәтәм (Берәр баланы үрнәк өчен киендерергә һәм лазер белән йолдызны яктыртырга).
Ярыш формасында 2 малайны, ә аннары 2 кызны уйнатырга була (Әти-әниләргә үз балаларын киендерергә була).
Икенче бирем. Табышмаклар конкурсы.
1) Күккә оча озынча каланча: тизлеге югары,
Күз ачып йомганчы – юк булды. Ракета.
2) Ракетага утыра
Матур скафандр кия. Космонавт
3) Күктә сары түгәрәк :
Иртүк чыга, кичен байый;
Җәен җылыта, кышын ял итә. Кояш.
4) Безнең өчен – табышмак,
Космонавт өчен – туган як. Космос
5) Төнлә башыңны күтәр –
Күрерсең бер келәм
Анда санап бетергесез яна… Йолдызлар.
6) Ул кием үзенчәлекле. Миңа һәм сиңа килешмәс.
Көчле космонавт кия. Ул ничек дип атала? Скафандр.
7) Ярымтүгәрәк була ала,
Безгә төнлә карап тора.
Ә дуслары – йолдызлары – мең санлы. Ай.
8) Көн саен үзгәрә:
Болытлы яки аяз,
Караңгы яки якты.
Кем тизрәк җавап таба? Күк.
Балаларга ата-аналар җавап бирергә булышалар (Балалар җавап бирә алмаганда гына).
Бөтен балалар белән уйнала. Келәмгә бик күп алдан әзерләнгән кояш, йолдызлар һәм айлар ташлана.
1) Барабыз, барабыз, барабыз
2) Барабыз, барабыз, барабыз
3) Барабыз, барабыз, барабыз
Һәрбер алган әйберләрдән соң келәмгә карап тикшерәбез һәм мактыйбыз. Молодцы, балалар, бик игътибарлы булдыгыз. (Ата-аналарны чакырабыз).
Космоска иң беренче булып, ракетага утырып Юрий Гагарин очкан.
Дүртенче бирем. Ракета җый.
Киселгән ракета өлешләрен тактага беркетү. (Зуррак төркемнәргә интерактив тактада эшләргә тәкъдим итәргә була).
Ә хәзер, балалар, без дә ракетага утырып очып карыйбыз. Өч кыршау (обруч) бер-берсенә тасмалар белән тоташтырылган булырга тиеш. Бала үз әти яки әнисе белән уйный. Баланы “ракета” эченә кертәбез, ә зур кеше бу җыелманы өстән тота. 1,2,3 санагач, бала һәм кеше бергә йөгерәләр.
Балалар белән бергә без “ракетосамолёт” (самолётның икенче ягында ракета) ясадык. Сездән нинди космонавт чыгачак микән?
Алтынчы бирем. “Ракетосамолётны очырту”.
Ике бала “ракетосамолётны” очырта, идәнгә төшсә, кулына алып, билгеләнгән җиренә чаклы атлый.
Балалар, әйдәгез әле, бергәләп ял итеп алыйк. Барлык балалар һәм әниләр баса. Е.Железнова көенә “Я еду, еду, еду, я руль кручу, кручу…” сүзләрен үзгәртеп, музыкага хәрәкәтләр ясыйбыз.
Мин ракетада очам,
Мин очам, очам, очам. (Ике кулны күтәреп, бер-берсенә тоташтырып түгәрәк буйлап йөрибез).
Менә ул туктап тора.
Еракка карап торам мин (Уң һәм сул кулларын маңгайга куеп уң һәм сул якка карыйлар).
Карап торам да торам.
Инопланетянинны күрәм мин
Күрәм, күрәм дә күрәм. (Ике кулдан бинокль ясарга).
Ул миңа сәлам бирә.
Мин кулымны аңа селким
Селким, селким дә селким. (Сәлам әйткәнчә кулларны селкетү).
Мин тагын очам, очам,
Очам, очам да очам (Ике кулны күтәреп, бер-берсенә тоташтырып түгәрәк буйлап йөрибез).
Һәм җиргә килеп җитәм. (Кулларны өскә күтәргән килеш терсәкләргә утыру).
Менә, балалар, бүген сез космоска очып карадыгыз. Сезгә ошадымы? Сез бик тырыштыгыз, үзегезне матур яктан гына күрсәттегез. Әти-әниләребезгә дә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шуның белән безнең чарабыз тәмам. Уңышлар сезгә.
Яр Чаллы шәһәре
“Бәләкәч” 104 нче балалар бакчасы – баланың үсешен үстерү үзәге”
муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
Источник
Космоста үткәрелгән 108 минут бик күп галимнәргә юл ачты. Кеше инде Айга да очыш ясады, кояш системасындагы барлык планеталарны да диярлек ойрэнде. Космоста. — презентация
Презентация была опубликована 5 лет назад пользователемМаргарита Никольская
Похожие презентации
Презентация на тему: » Космоста үткәрелгән 108 минут бик күп галимнәргә юл ачты. Кеше инде Айга да очыш ясады, кояш системасындагы барлык планеталарны да диярлек ойрэнде. Космоста.» — Транскрипт:
4 Космоста үткәрелгән 108 минут бик күп галимнәргә юл ачты. Кеше инде Айга да очыш ясады, кояш системасындагы барлык планеталарны да диярлек ойрэнде. Космоста үткәрелгән 108 минут бик күп галимнәргә юл ачты. Кеше инде Айга да очыш ясады, кояш системасындагы барлык планеталарны да диярлек ойрэнде.
6 Грек теленнән тәрҗемә итсәң, « Космонавтика » сүзе « кораб йөртү » дигәнне аңлата. Ләкин космонавтика – космоска очу гына түгел. Ул әле тагын фән һәм техниканың күп тармаклары да, болардан башка бу очышлар мөмкин булмас иде. Грек теленнән тәрҗемә итсәң, « Космонавтика » сүзе « кораб йөртү » дигәнне аңлата. Ләкин космонавтика – космоска очу гына түгел. Ул әле тагын фән һәм техниканың күп тармаклары да, болардан башка бу очышлар мөмкин булмас иде.
8 Космонавтика, фэн буларак, Россия белән тыгыз бәйләнгән. Космос һәм космик очышлар турындагы фәнне башлап җибәрүче Константин Эдуардович Циолковский булды. Космик эраның туган көне итеп 1957 нче елның 4 нче октябре исәпләнә. Ул көнне космик ракета Җирнең беренче ясалма иярченен орбитага чыгарды. Константин Эдуардович Циолковский планетаара элемтә булдыру өчен ракеталардан файдалану мөмкинлеген нигезләде, космонавтика һәм ракета төзүнең үсеш юлларын күрсәтте. Космонавтика, фэн буларак, Россия белән тыгыз бәйләнгән. Космос һәм космик очышлар турындагы фәнне башлап җибәрүче Константин Эдуардович Циолковский булды. Космик эраның туган көне итеп 1957 нче елның 4 нче октябре исәпләнә. Ул көнне космик ракета Җирнең беренче ясалма иярченен орбитага чыгарды. Константин Эдуардович Циолковский планетаара элемтә булдыру өчен ракеталардан файдалану мөмкинлеген нигезләде, космонавтика һәм ракета төзүнең үсеш юлларын күрсәтте.
9 Константин Эдуардович Циолковский
11 Куәтле ракеталар утлы өермә аша старт мәйданчыкларыннан галәм киңлекләренә Җирнең беренче ясалма иярченнәрен, айга һәм башка планеталарга автомат станцияләр алып киттеләр. Бары тик шуннан соң гына космик орбиталарга кешеләр очты нче елның 12 нче апрелендә безнең ил гражданы Юрий Алексеевич Гагарин беренче булып космоска күтәрелде. Куәтле ракеталар утлы өермә аша старт мәйданчыкларыннан галәм киңлекләренә Җирнең беренче ясалма иярченнәрен, айга һәм башка планеталарга автомат станцияләр алып киттеләр. Бары тик шуннан соң гына космик орбиталарга кешеләр очты нче елның 12 нче апрелендә безнең ил гражданы Юрий Алексеевич Гагарин беренче булып космоска күтәрелде.
12 Бу көннән соң 12 нче апрель « Бөтендөнья авиация һәм косманавтика көне » дип игълан ителә. Бу көннән соң 12 нче апрель « Бөтендөнья авиация һәм косманавтика көне » дип игълан ителә.
13 Ю. А. Гагаринга һәйкәл
14 « Салют -4» старт торышында
15 Очыштагы Мир орбита станциясе.
16 Җирнең беренче ясалма иярчене Җирнең беренче ясалма иярчене « Восход » корабленә ракета җыю. « Восход » корабленә ракета җыю. « Союз » ракета — корабле. « Союз » ракета — корабле.
18 Соңга табарак Җир тирәсендәге орбитада күп кенә совет космонавтлары булдылар. Советлар Союзы очучы — космонавты дигән исем дөньядагы беренче хатын — кыз космонавт Валентина Владимировна Терешковага да бирелде. Соңга табарак Җир тирәсендәге орбитада күп кенә совет космонавтлары булдылар. Советлар Союзы очучы — космонавты дигән исем дөньядагы беренче хатын — кыз космонавт Валентина Владимировна Терешковага да бирелде.
19 Космосны үзлэштерү — кешелек җәмгыяте алдында галәмне өйрәнү өчен чиксез мөмкинлекләр ачты, киләчәккә якты өмет уятты. Космосны үзлэштерү — кешелек җәмгыяте алдында галәмне өйрәнү өчен чиксез мөмкинлекләр ачты, киләчәккә якты өмет уятты.
Источник